Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының өлкән кешеләренә аралашу кирәк

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында коронавируска бәйле килеп туган хәл бер-берсе белән рухи аралашу өчен комачау итмәде.

Психолог Клара Волкова һәм тәрбияче Рәйсә Гайнуллина «Парк ритриты» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында биредә яшәүчеләр белән кич утырулар оештыралар. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен Федоровка интернат-йорты территориясендә еш җыелалар. Өлкәннәр мондый очрашуларга бик шат.

Гапләшеп утырулар, яңалыклар турында фикер алышулар, уен-көлке, җырлар башкару, шигырьләр уку – алар тормышының аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев