Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының өлкән кешеләре арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау

Өлкән яшьтәге һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында көн саен үткәрелә торган физик күнегүләрнең файдасы күп.

Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Гөлгенә Җамалиева интернат-йортта бер генә ел эшләми. Социаль хезмәтләр алучылар аның белән узган һәр дәрестән соң үзләрен күпкә яхшырак хис итәләр. Көн саен алар физкультура буенча кызыклы күнегүләр ясыйлар. Нурия Кәбирова бармакларны яздыру дәресләренә теләп йөри. Мондый күнегүләр аңа көне буена җитәрлек уңай эмоция бирә, ди ул.

Белгеч социаль хезмәтләр алучы Владимир Корытин белән «ДОН күпфункцияле комплексы» буенча дәресләр үткәрә. Аның максаты - терәк-хәрәкәтләнү аппараты һәм нерв системасы авыруларын тернәкләндерүгә һәм профилактикалауга юнәлдерелгән хәрәкәт итү функциясен һәм вак моториканы үстерү.

Федоровка интернат-йортында шәхси күнегүләрдән тыш төркемләп тә шөгыльләнәләр. Гөлгенә Җамалиева «Өлкәннәр өчен фитнес» сәламәтләндерү технологиясен актив кертә. Әлеге чара, тормыш рәвешен, үз-үзңне тотышны, физик һәм психологик активлыкны үзгәртүгә юнәлдерелгән төркем дәресләрен үз эченә ала. Дәвалау физкультурасы инструкторы, физик күнегүләр терәк-хәрәкәтләнү аппаратының барлык буыннарын функциональ үзгәртеп коруны көчәйтә, шулай ук йөрәк эшчәнлеген яхшырта, дип билгеләп үтә.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев