Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының коррупциягә каршы комиссиясе коррупция фактларына ничек юл куймауны хәл итте

Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Район җитәкчесе республика дәрәҗәсендә коррупциягә каршы тору юнәлеше буенча күрсәткечләр белән таныштырды.

– Безнең эшнең максаты – районда эшчәнлекнең барлык өлкәләре буенча да коррупцион күренешләрне булдырмау, – дип билгеләп үтте ул.

Утырышта катнашучылар киң даирә мәсьәләләрне карадылар. Россия ЭЭМның Аксубай районындагы бүлегенең 2021 елның 10 аенда коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлеге турында бүлек җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Эдуард Пикмеев җиткерде. Муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар тәкъдим итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль заказ урнаштыру, сатып алу һәм заказ бирүдә катнашучылар арасында мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгуга юл куймау максатларында үткәрелгән бердәм комиссия эшенә анализ белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин чыгыш ясады.

Мәгариф бүлегендә үткәрелгән коррупциягә каршы эшчәнлек, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен үтәү турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина сөйләде.

Күп функцияле үзәкнең Аксубай филиалы бүлеге баш белгече Екатерина Покатаева, коррупциягә каршы тору инструменты буларак, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итү һәм күрсәтү буенча күп функцияле үзәк эшенә тукталды.

Район башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе Резидә Нурхәмитова 2020 ел нәтиҗәләре буенча керемнәрне, чыгымнарны, милек һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирүне тикшерү буенча декларация компаниясе буенча үткәрелгән эш турында мәгълүмат җиткерде.

«2015-2024 елларга районның коррупциягә каршы тору сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасын тормышка ашыру барышы, шулай ук Коррупциягә каршы көрәш көне (9 декабрь) уңаеннан үткәрелгән чаралар турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова бәян итте.

Утырышка йомгак ясап, район башлыгы коррупциягә каршы көрәш буенча максатчан эш алып барылуын, әмма сорауларның калуын билгеләп үтте.
– Тиешле органнар тарафыннан катгый контроль кирәк, – дип ассызыклады ул. – Контрольлек итүче органнарның игътибары күбрәк булган урыннарда коррупциягә урын юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев