Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының иҗади кешеләрен конкурсларда катнашырга чакыралар

Аксубай районы Савруш авыл җирлегендә конкурслар игълан ителде.

Савруш төбәге елның теләсә кайсы вакытында матур - җиргә ак кар ятканда да, хәтфә үлән баш төрткәндә дә, агач яфраклары саргаеп җиргә коелганда да. Бу төбәктә туган якларына битараф булмаган, аны ихластан яратучы кешеләр яши. Авыл җирлеге советында ике иҗади конкурс оештырырга булганнар. Беренчесе: 3-4 минутлык клип, бу туган авыл турында җыр яки хикәя (Савруш авыл җирлеге составына 4 авыл керә) була ала. Аларда туган якның матурлыгы, аның кешеләре, тарихы тасвирланырга тиеш.

Нәтиҗәләр 2021 елның 7 декабрендә Изге Екатерина көненә багышланган бәйрәмдә ясалачак.

Икенче конкурс – сәнгать. Авыл җирлеге Иске Савруш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелискны (һәйкәл) ремонтлау өчен «ЛУКОЙЛ» грантын отты. Әлеге конкурс буенча авыл җирлегендә башкарылачак эшләр буенча эскизларны 2021 елның февраль ахырына кадәр көтәләр. Конкурсларда Савруш авыл җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Шартлар турында тулырак Савруш авыл җирлеге башкарма комитетында белергә мөмкин.

 

Фото: Иске Савруш авыл мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев