Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының «ФОРПОСТ» үзәге директоры ТР Яшьләр эшләре буенча мистрлыкның көмеш билгесе белән бүләкләнде

Ведомствода Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте хезмәткәре Динә Ибляминованың эшен югары бәяләделәр.

«ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге директоры Динә Ибляминовага Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен бүләк тапшырды. Бүләкләү Казан шәһәрендә Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

Моннан тыш, аның хезмәте район дәрәҗәсендә дә билгеләп үтелде. Район башлыгы Камил Гилманов Динә Ибляминовага намуслы хезмәте, ТР Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашырудагы казанышлары, актив тормыш позициясе һәм массакүләм чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм итүләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев