Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының дәүләт автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Аксубай районында юлларда куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен полиция майоры Нияз Гыймалетдинов җитәкчелегендә дүрт ЮХИДИ хезмәткәре башкара.

 Нияз Мансур улының җитәкче вазифасында эшләү тәҗрибәсе зур, ул Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсен 12 ел җитәкли, бу постка билгеләнгәнче җиде ел административ практика буенча инспектор булып эшләгән. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итеп, 10 елдан артык хокук тәртибен полиция капитаны Илшат Сибгатуллин, 5 елдан артык юл-патруль хезмәте инспекторлары, полиция лейтенантлары Александр Семенов һәм Рамил Садыйков күзәтәләр.


ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда тәртип бозучыларны гына ачыклап калмыйча, профилактик эш алып баралар. Аларның юлларда пәйда булуы юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үзләрен тәртипле тотарга ярдәм итә.


Юлларда исәбе-хисабы булмаган вак-төяк кагыйдә бозуларны ачыклап, алар җитдирәк хәвеф-хәтәрләрне булдырмый калалар.


Район территориясе буенча төбәк әһәмиятендәге юллар уза. Ә бу дәүләт автоинспекторлары өчен өстәмә йөкләмә тудыра.


Без, журналистлар, тәүлек буе район юлларында тәртип сагында торган дәүләт автоинспекторларына сокланудан туктамыйбыз. Ә дәүләт автоинспекторлары үзләре исә, без үз һөнәри бурычларыбызны гына үтибез дип, мактаганны яратмыйлар.


Юллардагы рейд профилактик чараларыннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларда һәм мәктәп укучыларында юлда үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен тәрбиялиләр, мәгариф учреждениеләрендә чаралар оештыралар. Һәм еш кына юлларда гадәттән тыш хәл килеп чыкканда машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә беренче булып алар ярдәмгә киләләр.


Дәүләт автоинспекторлары эшендә полициянең участок уполномоченныйлары зур ярдәм күрсәтә. ЮХИДИ бүлегендә документлар белән планлы эшне муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова, шулай ук Анна Золина, Наталья Сулейманова алып бара, инспекторлар белән юлларда рейдка муниципаль хезмәткәр Вил Хәмәтшин чыга.


Гомумән алганда, бөтен хезмәт җәмгыятьтә законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау, гражданнарның гомерен, сәламәтлеген, хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча гомумполиция бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән.


– Юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Аксубай районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауда уңышлар, кыюлык, батырлык, хемәттәшләренең, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең ихтирамын телим. Авыр хезмәтегез һәм эшкә тугрлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезнең һәрвакыт ныклы таянычыгыз булсын, сезгә гаилә бәхете, иминлек телим! – дигән теләкләрен җиткерде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев. – Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм исерек машина йөртүчеләрне теркәү буенча эшләрнең азрак булуын телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X