Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Бердәм диспетчерлык хезмәте ун еллыгын билгеләп үтә

Районның Бердәм диспетчерлык хезмәте, “112” телефоны буенча һәлакәтләр турында һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән шалтыратуларны кабул итеп, тәүлек әйләнәсе эшли.

Бу хезмәт Россия Федерациясе территориясендә ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү системасын камилләштерү максатларында РФ Президенты Указы нигезендә оештырылган. Ул “Аксубай районы Гражданлык яклау идарәсе” муниципаль казна учреждениесе дип атала. Ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Кризис ситуацияләре идарә итү үзәге белән элемтәдә тора.

– Район территориясендә бердәм диспетчерлык хезмәте тарафыннан тәүлек буе кизү тору алып барыла, бу исә гадәттән тыш хәлләргә дә, гражданнарның хезмәт һәм ведомстволар эше буенча мөрәҗәгатьләренә дә җавап бирү дәрәҗәсен арттырырга, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә дә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев.

Бердәм диспетчерлык хезмәте эше «ГЛОНАСС+112» системасында оештырылган. Әлеге хезмәтнең функцияләре гадәттән тыш хәлләр турында мәгълүматларны кабул итү һәм тапшыруны, алынган чакыруларга һәм хәбәрләргә җавап бирүне тәэмин итүне һәм контрольдә тотуны, төп нәтиҗәләрне теркәүне, шулай ук муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан хәлләрне даими мониторинглауны һәм анализлауны оештырудан тора.

Бердәм диспетчерлык хезмәте белән хезмәт оешканнан бирле Фирнат Шәязданов җитәкчелек итә. Хезмәт штатында – өч диспетчер. Аларның иң тәҗрибәлесе – Бердәм диспетчерлык хезмәте оешуның башында торган Сергей Карпов. Тагын ике диспетчер – Лариса Васильева һәм Маргарита Зайцева зур эш стажына ия булмасалар да, үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгергәннәр.

Мы связываемся со службами, передаем им проблему, держим на контроле ее решение. Рады, когда ситуация разрешается благополучно и люди снова набирают «112», чтобы поблагодарить за помощь.

– Ел башыннан диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына район халкыннан меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Безгә юл-транспорт вакыйгалары, янгыннар, һәлакәтләр, су, электр энергиясен сүндерү турында һәм теге яки бу мәсьәлә белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белү өчен хәбәр итәләр. Без районда “коткару хезмәтләре”нең үзенә күрә кайнар линиясе. Безнең төп бурыч – кешеләргә ярдәм итү, – ди Бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Фирнат Шәязданов. – Безнең хезмәткәрләр тыңлаучылар да, психологлар да. Без хезмәтләр белән элемтәгә керәбез, проблеманы аларга тапшырабыз, аның чишелешен контрольдә тотабыз. Хәл уңышлы чишелгәндә һәм кешеләр ярдәм өчен рәхмәт әйтергә янә “112” саннарын җыйганда без бик сөенәбез.

 

Фото Аксубай Бердәм диспетчерлык хезмәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев