Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының баянчылар һәм кашык белән көй чыгару ансамбле халыкара бәйгедә лауреат булды

Алар «Уен коралларында чыгыш ясау» номинациясендә 1 урынны алдылар.

Рязань каласында «Уңыш тылсымы» халыкара күп жанрлы фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалды. Музыкаль бәйгедә Наилә Крайнова җитәкчелегендә баянчылар һәм кашык белән көй чыгару ансамбле катнашты.

Балалар бәхетләрен сынап карадылар, талантларын күрсәттеләр. Соңгы нәтиҗәдә районның яшь йолдызлары «Уен коралларында чыгыш ясау» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булып, җиңү яуладылар.

Ансамбльдә Диана һәм Максим Ивановлар, Лена Латыйпова, София Колесникова, Милана Гатина, Дарья Охотникова, Никита Кадушкин, Милана Леонтьева, Линур Якупов чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев