Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының авыл мәдәният йортлары республика бәйгесендә җиңү яулаган өчен 100әр мең сум акча алдылар

Иске Ибрай һәм Иске Үзи мәдәният йортлары республикада иң яхшылар дип табылды.

Авыл мәдәният йортлары халыкны җәлеп итү үзәгенә әверелә бара. Бу –кешеләрнең иҗтимагый мәдәни тормышы, аралашу урыны, иҗади сәләтләрне үстерү үзәге. Анда концертлар уза, кул эшләре, җыр-бию белән шөгыльләнергә киләләр. Башка сүзләр белән әйткәндә, авыл мәдәният йорты – ул авылның йөрәге, күңеле.

Ел саен Татарстанда «Иҗади кешеләр» төбәк проекты кысаларында авыл мәдәният йортларына һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итү буенча иҗади бәйге үткәрелә. Ул өч этапта үткәрелә: муниципаль, зональ һәм республика. Мәдәни-ял учреждениеләре җиңү яулаган очракта кирәкле җиһазлар, мәдәни-спорт инвентаре һәм музыка уен кораллары алу өчен сертификатлар алырга мөмкин.

Быел акчалата грантны районның ике авыл мәдәният йорты – Иске Үзи (җитәкчесе Елена Айдова) һәм Иске Ибрай (Суфия Сәлахова) алды. Алар республикада иң яхшылар арасында дип танылды. Мәдәният йортының иҗат коллективлары күп көч куеп, җитди көндәшләреннән уздырдылар, талантларын күрсәттеләр һәм 100 мең сумлык сертификат алдылар.

 

«Иң яхшы авыл китапханәсе» номинациясендә Савгач китапханәсе (китапханәче Наталия Сергеева) 100 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.


Моннан тыш, конкурс нәтиҗәләре буенча авыл мәдәният йортларының иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләделәр. Бу номинациядә җиңүчеләр арасында Кече Сөнчәле авыл мәдәният йорты методисты Вера Уканеева да бар. Ул 50 мең сум күләмендә акчалата сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X