Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районының ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

    Ашыгыч ярдәм фельдшерында зур җаваплылык – алар авыручы кешенең сызлануларын һәм әрнүен җиңеләйтү өчен, нинди дә булса өстәмә тикшеренүләрдән башка гына дөрес диагноз куярга тиеш.

    Бу бәйрәм Россиядә 2020 елда гамәлгә куелган. Гәрчә, Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең барлыкка килүе 1898 ел белән даталанган булса да. Нәкъ менә шул вакытта Мәскәү обер-полицмейстеры боерыгы белән Мәскәүдә ике полиция участогына берәр ашыгыч ярдәм каретасы беркетелә, медиклар өчен тәүлек буе кизү тору урыны да бүлеп бирелә.

    Аксубай район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү хүезмәткәрләре, бер-берсен алыштырып, тәүлек әйләнәсе эшлиләр. Бригадалар бер-берсен алмаштыра. Биредә үз эшенә бирелгән, дәвалап кына калмыйча, кешеләргә мәрхәмәтен дә кызганмаучы чын профессионаллар эшли. Алар коронавируска каршы көрәштә алгы сызыкта, беренче көннәрдә – махсус киемсез, кирәкле препаратларсыз эшләделәр, шул ук вакытта мәкерле вирус белән беренче тапкыр очрашкан кешеләрне тынычландырырга тырыштылар.

    – Без коронавирусның бер генә дулкынын кичермәдек. Хәзер гадәти режимда эшлибез, чакырулар саны – норма чикләрендә, – ди өлкән фельдшер Надежда Шугаева. – Һәркем үз эш урынында вазыйфаларны төгәл башкара.

    Безнең хәбәрчебез ашыгыч ярдәм хезмәтенә эш көненең кызган вакытында – бригада чираттагы чакыру буенча чыгарга әзерләнә сугылды. Алар бәйрәмдә дә район халкына ярдәм итәргә ашыгалар, монда ыгы-зыгы юк, чакырулар кабул ителә. Вадим Жирновны, Сергей Ильинны, Надежда Шугаеваны район халкы белә. Аларның яшь хезмәттәшләре – Анна Исаева хезмәттәшләреннән тәҗрибә туплый.

    Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчегә дә зур җаваплылык йөкләнә – пациентның гомере аның профессионализмына бәйле.

    Хөрмәтле ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, катлаулы очракланың – азрак, бәхетле нәтиҗәләрнең күбрәк булуын һәм сез ярдәм иткән кешеләрнең савыгуларын телибез. Бәйрәм белән, ак халатлы фәрештәләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: