Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының "Актай" агрофирмасы республиканың иң яхшы брендлары арасында

Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап уздырылган күләмле халык тавыш бирүләренә йогак ясалды.

«Татарстанның 100 легендар бренды» тавыш бирүләре тәмамланды, анда республика халкына яраткан марканы сайларга тәкъдим ителде. Конкурс ике этапта узды, аның барышында тәкъдим ителгән 900 исемлектән иң яхшыларын гына сайлап, республика һәм аның чикләрендә яшәүче 200 мең кеше тавыш бирде.

Тавыш бирүләр агымдагы елның 20 гыйнварыннан 6 апреленә кадәр дәвам итте. Беренче этапта татарстанлылар 16 тармакта яраткан бренд өчен тавыш бирде. Икенче этап барышында ТР халкы төбәкнең 43 районында берәр брендны сайлады. 

Аксубайның атлар үрчетү белән шөгыльләнүче «Актай» агрофирмасы, безнең район буенча иң күп тавыш җыеп, иң яхшылар йөзлегенә керде. Нәселле атлар үрчетү буенча планлы эш нигезле уңыш алып килде. Шул рәвешле, агрофирма районны республикада гына түгел, илдә дә танытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев