Аксубай районының 2022 ел автоледисын креатив булганы өчен билгеләп үттеләр
Машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган Анна Борисова узган атнада Чистайда автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында оештырылган «Автоледи-2022» республика бәйгесенең зональ этабында катнашты.
Казанда узачак конкурс финалына чыгу хокукы өчен республиканың сигез районыннан килгән катнашучы көрәште.
Анна Борисова биремнәрне төгәл үтәп, район данын лаеклы яклады. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча ул «Автоледи – креативлык» номинациясенә лаек булды. Аннага грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Мактау баскычына Нурлат, Чирмешән һәм Әлки районнары вәкилләре күтәрелде. Алар республиканың иң яхшы автоледие исеме өчен көрәшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев