Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан яшь шахматчы Бөтенроссия турниры призеры булды

Фаил Гафиятуллин авыл укучылары арасында тиз шахмат һәм блиц буенча шәхси-команда ярышларында катнашты.

Ул иң көчле интеллектуаль спортчылар белән беррәттән Дебесыда (Удмуртия) ел саен уздырыла торган шахмат буенча традицион турнирда катнашты. Бу турнир Россиянең 17 төбәгеннән һәм республиканың 13 авыл районыннан 263 шахматчыны җыйды. Ярышларда беренче тапкыр Дагыстан республикасыннан һәм Ленинград өлкәсеннән вәкилләр катнашты.

Шахмат баталияләре дүрт көн дәвамында барды. Бу көннәрдә 2500 партия уйналды, 144 медаль уйнатылды. Ярышларда шәхси зачетта җиңүчеләрне яңача билгеләделәр. Катнашучыларны дүрт төп төркемгә бүлделәр, алар эчендә яшь буенча бүленеш булды.

Беренче һәм дүртенче көнне турыдан-туры трансляция алып барылды, аның барышында интеллектуаль спорт яратучылар турнирда барган бар нәрсәне дә күрә алдылар.

Фаил Гафиятуллин шахмат буенча төрле ярышларда күптапкыр җиңүче һәм призер булды. Бу юлы да уңыш аның ягында иде. Ул ике төркемдә призлы урыннарны яулады – малайлар арасында блиц буенча икенче һәм өченче урыннар.

– Көндәшлек бик югары иде, – дип уртаклашты шахмат буенча район җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов. – Фаил бу спортта ышанычлы адымнар ясый һәм яңа үрләр яулый.

Фото: “Дебесыда шахмат -2022” Вконтакте төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев