Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан спортчы кыз Теләчедә көмеш яулады

Билбаулы көрәш буенча турнирда Россиянең 20дән артык төбәгеннән спортчылар катнашты.

Теләчедә Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхат Шәйхетдинов истәлегенә багышланган ярышлар узды. Билбаулы көрәш буенча турнирга илнең 20 төбәгеннән көрәшчеләр җыелды. Алар арасында безнең спортчы кызыбыз – спорт мәктәбе тренеры Диләрә Латыйпова да бар.

Үзенең авырлык категориясендә ул икенче урынны яулады һәм турнирның көмеш медаленә лаек булды.

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев