Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан Руслан Смелов 175нче мәктәптә атыш булган вакытта физкультура дәресе алып барган

Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында Трудолюбово авылында туып-үскән егет кешеләр гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Руслан Смелов, аның элеккеге физик культура укытучысы Радик Канәфин сүзләренә караганда, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган, игелекле, намуслы кеше булган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул физкультура укытучысы белгечлеген үзләштерә, хәзерге вакытта Казанда яши, ә 175нче мәктәптә инде берничә ел дәвамында эшли.

Фаҗига вакытында ул урамда физик культура дәресе алып барган. Ату тавышлары ишеткәннән һәм үз сыйныфының иминлеген тәэмин иткәннән соң, Руслан бинага таба йөгерә, тәрәзәдән ярдәм сорап кычкырган тавышларны ишетә.

Башта ул укучыларга сүзләр белән ярдәм итә – сыйныф ишекләрен парталар белән терәтеп куярга, сыйныфның башка өлешендәге парталар артында яшеренергә куша.

Ә тәрәзәдән сикереп төшкән укучыларны ул кулына күтәреп алып, ашыгыч ярдәм экипажына илтә.

Руслан Смеловның батырлык гамәле турында район газетасы хәбәрчесенә үл үзе түгел, ә аның элеккеге физкультура укытучысы, хәзерге вакытта районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин сөйләде.

– Аксубай районы халкы Русланның үзен ничек лаеклы тотуы турында белергә, без мондый кешеләр белән горурланырга тиеш, – дип билгеләп үтте Радик Канәфин.

 

Фото: Руслан Смеловның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев