Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан Миннебаевлар гаиләсе үз нәселе шәҗәрәсен тәкъдим итте

Татарстанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» фестиваленең зональ этабы башланды.

Бәйге бу елның февралендә старт алды. Ул өч этапта уза: муниципаль, зональ һәм республика.

Фестивальнең зональ этабында һәр районнан бер гаилә катнаша. Аксубай районын тәкъдим итү хокукын Динә Шакирова алды. Ул Миннебаевлар нәселен (әтисе линиясе буенча) тәкъдим итте. Конкурс Лаешта узды.

Оештырылган күргәзмәдә республиканың тугыз гаиләсе, шул исәптән Динә Шакирова гаиләсе дә борынгы рецептлар буенча әзерләнгән милли ризыкларны, кулдан эшләнгән эшләнмәләрне, буыннан-буынга тапшырылучы борынгы әйберләрне тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, гаиләләр жюрины һәм тамашачыларны үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән таныштырдылар.

Динә Мансур кызы үзенең чыгышында барлык зур гаиләсен берләштерде. Аның командасы якты концерт номеры белән чыгыш ясады, нәсел шәҗәрәсе агачын матур итеп тәкъдир итте. Сүз уңаеннан, архив чыганакларында табылган Миннебаевлар нәселе турында беренче искәртүләр 1660 ел белән билгеләнгән.

– Без үз халкыбызның мәдәниятенә һәм көнкүрешенә аерым хөрмәт белән карыйбыз, гаиләбезнең күпгасырлык гореф-гадәтләрен, туган телне саклыйбыз. Без тамырларыбыз белән горурланабыз. Балаларга гаилә кыйммәтләрен сеңдерәбез, аларның да бу кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыруларын телибез, – дип уртаклашты Динә Шакирова.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» фестивалендә Нурлат районыннан Морозовлар - Васильевлар гаиләсе җиңүче булды. Алар 15 майда Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак республика этабында катнашачак.

 

Фото: Динә Шакированың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X