Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан Халид Нурмәтов көрәш буенча Бөтенроссия турнирында бронза призер булды

Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сарае берничә көн дәвамында бөтен Россиядән килгән көрәшчеләр өчен көчле бил алышу үзәге булып торды.

Аксубай районы командасы Ринат Фәрдиев истәлегенә үткәрелгән көрәш буенча турнирда катнашты. Башта ярышлар район статусы алган булса да, ел саен ярышларда илебезнең төрле почмакларыннан көрәшчеләр күбрәк катнаша башлады. Ахыр чиктә, турнир Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелде.

Көрәшчеләргә, кунакларга һәм җанатарларга котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы спорт министры Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов мөрәҗәгать иттеләр. Алар ярышларда катнашучыларны котладылар һәм турнирның алга таба чәчәк атуын, лаеклы җиңүләр теләделәр.

Бил алышуларда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 250дән артык спортчы катнашты. Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучысы Халид Нурмәтов, матур һәм гадел көрәш күрсәтеп, 2003-2004 елларда туган көрәшчеләр арасында үз категориясендә бронза призер булды. Ул медаль, грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнде.

Яшүсмернең җиңүен тренеры Илһам Камалов лаеклы бүлешә, аның укучылары пьедестал баскычларын бер генә тапкыр яуламадылар иде.

 

"Зәй-информ"нан Ирина Смирнова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев