Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районындагы Ольга чишмәсе территориясе тагын да яшелләнәчәк

Яңа Тимошкино авылы янындагы Ольга чишмәсе территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында агачлар утыртылды.

Районның истәлекле урыннарының берсе булган Ольга чишмәсе үзенең гадәти булмаган серле архитектура бизәлеше белән игътибарны җәлеп итә. Монда борынгы риваять белән бәйле символика уйлап табылган. Автотрасса буйлап узып йөрүчеләр, саф чишмә суын эчәр өчен, бирегә еш туктыйлар.

Быелдан җирлек бераз башкачарак, ямьлерәк күренәчәк. Чыганак территориясен яшел үсентеләр сафы әйләндереп алачак: Полина Мулеева җитәкчелегендәге Иске Тимошкино авыл җирлеге, мәдәният оешмасы хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Ольга чишмәсе территориясендә агач-куаклар утырттылар. Еллар узу белән бу почмакны каен, юкә агачлары, акацияләр бизәп торачак.

Фото: Яңа Тимошкино авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев