Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районындагы "Изге чишмә" икенче сулыш алды

Яңа Мокшино авылы чишмәсендә капиталь ремонт үткәрелде.

Бу чишмә район халкын җыя, бу урын яшьләр арасында да, өлкән буын кешеләре арасында популяр. Ул җирле халык, шулай ук нигез салучы бертуган Яһудиннар өчен дә бик кадерле. Бертуганнарның берсе – «Татнефтепром-Зюзеевнефть» генераль директоры Шамил Габделхәй улы чыганакны капиталь ремонтлауда иганәче булды.

Шамил Габделхәй улы – районда бик күп эшләрдә хәйрия ярдәме күрсәтә. Аның фикеренчә, су – яшәү чыганагы гына түгел, ә аның якташларының буыннарын җәлеп итү урыны да.

Чишмәнең үз риваяте дә бар. XIII гасырда Иске Үзи авылы янында Мәрәҗән шәһәре урнашкан булган. Шәһәр белән Тырышмал атлы хан идарә иткән. Ханның берсеннән-берсе матур һәм акыллы җиде кызы булган. Бервакыт хан шәһәренә дошман явы һөҗүм иткән. Дошман явы Биләр башкаласына кадәр барып җитә һәм аны чолгап ала. Үз илен якларга яше-карты күтәрелә, тик көчләр тигез булмый. Шул чакта хан кызлары дошманнарны үтеп чыкмаслык куе урманга кертергә хәйлә корганнар, ләкин аларның хәйләләре тормышка ашмаган. Тырышмал хан да дошманнар кулына эләккән.

Котырынган дошман явы ханга һәм аның кызларына өч көн эчендә ташлардан тау төзергә боерган. Тау төзелеп беткәч, аларны тере килеш шунда күмәргә карар чыгарган. Тырышмал, кызларын коткаруны сорап, көн-төн Ходайга ялварган. Аллаһы Тәгалә, аның догаларын кабул итеп, кызларны якты йолдызга әверелдергән, ә Тырышмал хан үзе таудан түбәнгә сикергән. Дошманнар, аның гәүдәсен эзләп, тау астына томырылганнар һәм гаҗәп хәлгә юлыкканнар: Тырышмал хан төшкән җирдә чишмә бәреп чыккан була. Шул көннән алып әлеге җир изге урынга әйләнә. Халык әлегә кадәр чишмәне олылый, ә тауны Кызлар тавы дип атый.

"Изге чишмә" Кызлар тавы итәгеннән бәреп тора, бу урын христиан динен тотучылар өчен дә, мөселманнар өчен дә изге урын санала.

Бу җирлектә яшәүчеләр бүген дә чишмәгә аеруча зур хөрмәт белән карыйлар, ел әйләнәсе чыганакны карап, чистартып торуны үз өсләренә алганнар.

– Шамил Габделхәй улы кебек кешеләр тырышлыгы белән, бүген чишмә яңа көч, яңа сулыш алды. Җирлек башлыгы Надежда Айдовага һәм, әлбәттә инде, чишмәне чистартып, тәртиптә тоткан өчен авыл халкына бик зур рәхмәт. Кешеләр тарихи, изге урынга килә алалар, – дип билгеләп үтте капиталь ремонттан соң чишмәне ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов. – Бу урын безнең район өчен бик мөһим урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев