Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында заманча роботлаштырылган ферма эшли

Фермер Ильяс Сөләйманов хуҗалыгында заманча робот эшли башлады.

Районда роботлаштырылган ферма эшли башлады, анда барлык процессларны автоматика контрольдә тота. Ильяс Сөләйманов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә терлекчелек фермасын үстерү грантын отып, яңа корпус төзеде һәм аны иң заманча җиһазлар белән җиһазлады.

Роботлаштырылган ферма файдалануга тапшырылганнан бирле һәр сыердан көнлек савым 4-5 килограммга арткан.

Савым буенча барлык процессларны робот башкара. Эшнең ничек барганын хәтта күпне күргән кешегә дә күзәтү бик кызык. Савым көнгә өч тапкыр оештырылган. Малларны беркем дә кумый, алар үзләре килеп, мәйданчыкка баса, җиленне юу процессы башлана, ә аннары – савым. Сөт система буенча аккан арада, сыер тик кенә басып тора, соңыннан аның алдында ишек ачыла.

Җилләтү җайланмалары корпустан үзенчәлекле исне суырып ала. Бинада якты, сыерлар астына махсус аслык түшәлгән, шуңа күрә аларга мастит авыруы янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X