Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән малайны Республика клиника хастаханәсенә салдылар

Аксубай районында юл-транспорт вакыйгасына юлыккан 7 яшьлек малайның әти-әнисе Республика хастаханәсенә мөрәҗәгать итте.

Аксубай ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча хәбәрне тикшерү барышында ачыкланганча, юлтранспорт фаҗигасы 8 май көнне 4 сәгать 30 минутта Чистай-Аксубай-Нурлат-Шәрбән автомобиль юлының 2 нче чакрымында килеп чыккан. «Тайота Альпард» автомобиле руле артында малайның әтисе булган, ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне арттыра һәм каршы юнәлештәге юл читенә төшеп китә.

Малайны «баш миенә зыян килү» диагнозы белән хастаханәгә салганнар.

Аксубай ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, Юлтранспорт һәлакәте китереп чыгарган шоферның машина йөртү стажы – 17 ел, соңгы календарь ел агымында ул ТРда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 44 (!) тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев