Аксубай районында юл буйларында урнашкан сәүдә нокталарын тикшерүгә алындылар
Аксубай районының 11 юл сервисы объекты юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә җавап бирми.
Бу хакта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев хәбәр итте. Комиссия утырышына автомобиль юллары буенда сәүдә объектлары урнашкан эшкуарлар чакырылды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов билгеләп үткәнчә, үз сәүдә нокталары янында юл хәрәкәтен оештыру проектын эшләргә һәм аны ТР Главтатдортранс ДКУ белән килештерергә кирәк. Һәм әлеге проект нигезендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын оештырып, юл билгеләре урнаштырырга.
Һәр эшмәкәр кулында ЮХИДИ бүлегеннән җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бар. Эшмәкәрләрнең берсе судка да мөрәҗәгать иткән, тик суд күрсәтмәне канунга туры килми дип тапкан. Эшмәкәрләрнең һәркайсы күрсәтмә белән килешми – аларга, шартлы рәвештә әйткәндә, кибетләрне юлдан йөзе белән борыр, аларга керү юллары төзер яисә мәйдан мөмкинлек биргәндә машина кую урыннарын һәм борылыш полосаларын җиһазландыру өчен чыгымнар тотарга туры киләчәк.
–Торак пунктлар чикләреннән уза торган автомобиль юллары юл яны полосалары урнаштыруны күздә тотмый. Ягъни, без әлеге сәүдә объектларын юл сервисы объектлары дип таный алмыйбыз, – дип аңлатты район прокуроры ярдәмчесе Илгиз Гусамов. – Төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге автомобиль юлларының юл буе полосалары чикләрен билгеләү турындагы карар Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органнары тарафыннан кабул ителә.
–Транспорт әлеге объект янына килә һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бозыла, – дип аңлатты юл буе полосаларыннан файдалану тәртибенең үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ирина Фәсхетдинова. – Әгәр башка вариантлар юк икән – бу объектларны юлдан аерырга кирәк. Йә, башта ук, юл кырын беренчел халәткә кую, яисә барьер киртә урнаштыру.
Ирина Фәсхетдинова ышандырганча, бу таләп иртәме-соңмы хәтта торак пунктлар эчендә дә юлга янәшә урнашкан барлык кибетләргә дә кагылачак. Кулларына ЮХИДИ күрсәтмәсе алган 11 эшмәкәрнең кайберләре инде проблеманы хәл итүгә кереште – алар юл яны полосаларыннан файдалану тәртибенең үтәлешен тәэмин итү бүлегенә мөрәҗәгать иттеләр, әлегә аларга автомобиль юлларына кушылу турында карарлар килештерелә һәм якын араларда алар объектларны киртәләп алу һәм иминлек кагыйдәләренә нигезләнеп территорияне төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәчәк.
Юл буе полосаларыннан файдалану тәртибе үтәлешен тәэмин итү бүлеге вәкиле белән башкарма хакимият органнары да килешә: сәүдә нокталарына килүче транспорт авария хәле тудыра һәм юл куркынычсызлыгына бәйле мәсьәлә иртәме-соңмы хәл ителергә тиеш. Тик комиссия бу эштә нокта куймады әле – һәр сәүдә объекты буенча карар шәхси тәртиптә кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев