Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында җылыту мичләре янгын чыгу сәбәбе булган

Аксубай районында яңа ел бәйрәмнәрендә ике янгын чыккан.

Беренчесе 3 гыйнвар көнне Сөнчәле авылында була, шәхси хуҗалыкта терлекләргә азык әзерли торган сарай яна.

Икенчесе 7 гыйнварда Иске Мокшино авылында килеп чыга, агач мунча яна, ул да шулай ук маллар өчен “ашханә” буларак кулланылган.

Аксубай һәм Нурлат районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафиятов мәгълүматларына караганда, ике янгын да җылыту мичләреннән файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Гыйнварның икенче ункөнлегендә синоптиклар салкыннар вәгъдә итә. Һәм бу, барыннан да элек, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеген хафага сала.

– Салкыннар башлану белән электр челтәрләрендә янгын чыгу йөкләнеше арта, күп кеше, салкыннан сакланып, электр үткәргечләрендә өстәмә йөкләнеш тудырып, өстәмә җылыту җиһазларын кабызалар, кайчакта алар чыдата алмый һәм янгын чыгуда сәбәп була, – дип кисәтә күзәтчелек эшчәнлеге белгече. – Электр үткәргечләренә һәм җылыту җиһазларына инвентаризация ясауны үтенеп сорыйбыз. Шулай ук өйләрдә һәм мунчаларда мичләрнең артык кызуына юл куймаска, төнгегә сарайларда җылыту лампаларын кабызып калдырмаска. Исегездә тотыгыз, янгынны кисәтү яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев