Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ылыслы урманнар күп булачак

Иске Үзи авыл җирлеге һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре, активистлар «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Быел көз Иске Үзи авыл җирлеге территориясендә яңа үсентеләр барлыкка килде. Муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, җирле Совет депутатлары, бюджет оешмалары хезмәткәрләре җирлек территориясендә «Урманны саклыйк» дигән табигатьне саклау акциясенә үзләренең катнашуы белән теләктәшлек күрсәтергә карар кылдылар. Волонтерлар Иске Үзи авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда бердәм эшләделәр. Алар узган елларда утыртылган агач-куаклар сафын яңалары белән тулыландырдылар. Бу – авыл үзәге, халыкның яраткан ял итү урыннарының берсе. Берничә еллардан соң дистәләрчә ылыслы агач әлеге җирлекнең бизәгенә әйләнәчәк.

Авыл активлары шулай ук Яңа Баланда янында урнашкан «Палан» чишмәсе территориясендә дә агачлар утырттылар. Участок урманга якын, монда төрле токымдагы агачлар, яшеллекләр күп. Шуңа да карамастан, табигать сөючеләр, чыршы, миләш, башка агачлар утыртып, җирле флораны төрлеләндерергә булдылар. Акциядә катнашучылар фикеренчә, ылыслы урман табигать чыганагының ландшафтына туры килергә тиеш.

Фото: Иске Үзи авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев