Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында язгы кыр эшләре колач җәя

Узган атнада район игенчеләре кыр эшләренә керештеләр һәм инде беренче нәтиҗәләргә дә ирештеләр.

Язгы урак уҗымнарга һәм күпьеллык культуралар мәйданнарына ашлама керүдән башлана. Аксубай игенчеләре алдында 10,2 мең гектарда күпьеллык үләннәрне, 16,8 мең гектар мәйданда көзге культураларны тукландыру бурычы тора.

Бүгенге көндә уҗымнарны тукландыру «Аксу Агро» (план буенча – 3000 гектар, 400 гектар мәйданда ашлама кертелгән), «Агрораздолье» ( күпьеллык үләннәрне тукландыру 350 гектар мәйданда башкарылган – план 100 процентка үтәлгән), «Актай» авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алып барыла. «Актай» ҖЧҖ игенчеләре дә шулай ук көзге культураларны тукландыруны башкаралар.

 

Фото: "Актай" ҖЧҖ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев