Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге тәмамланды

Ярышлар дүрт көн дәвамында барды.

18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге ярышлары 19-22 ноябрь көннәрендә үтте. Ярышларга республиканың 6 районыннан спортчылар җыйналды. Аксубай районы ике команда белән чыгыш ясады.

Безнең яшь баскетболчыларны В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәпнең физик культура укытучысы Сәяр Кәлимуллин һәм Иске Мокшино мәктәбенең яшь тренеры Алмаз Шәрәфетдинов әзерләделәр.

Якшәмбе көнне «Юность» универсаль спорт залында йомгаклау уеннары узды, анда 4 команда очрашты: Әлмәт, Зәй, Питрәч, Аксубай.

Сәяр Газинур улы һәм Алмаз Газиз улы тәрбияләнүчеләре 3 урын өчен көрәштә Питрәч районы командасы белән очраштылар. Кызганычка каршы, призлы урыннарны яулауда тренерларның сайланган тактикалары да, уенчыларны алмаштыру да ярдәм итмәде. Көндәшләр көчлерәк булып чыкты. Шулай итеп, Аксубай командасы дүртенче урынны алды.

Җиңүчеләр өчлегенә Әлмәт, Зәй һәм Питрәч командалары керде. Алар 1-3 урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев