Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яшәүчеләр Муса Җәлил турында күпне белә

Аксубай җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре районда Ватан сакчысы көненә багышлап оештырылган «Ватанның данлыклы уллары!» бәйрәм чарасында катнаштылар.

Район мәдәният йорты фойесында алар китапханә мәйданчыгы оештырдылар, анда татар шагыйре Муса Җәлил язмышына багышланган «Шагыйрьнең исеме йөрәкләрдә яши»; «Ватан сагында» дип исемләнгән китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр.

Күргәзмәләрдә хәрби дан, Ватан сакчылары турындагы китаплар урын алды. Кичә барышында күргәзмәләрне тәкъдир итү узды.

Китапханә мәйданчыгына кызыксынып килгән һәркем «Сез герой-шагыйрь Муса Җәлилне беләсезме?» дигән интеллектуаль викторина катнашучысы булды.

Ул татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы героеның тормышы һәм иҗаты районның төрле яшьтәге кешеләренә яхшы таныш булуын күрсәтте.

Алар викторина сорауларына җентекләп җавап бирделәр, Муса Җәлил тормышыннан мисаллар, фактлар китерделәр.

 

Фото: үзәкләштерелгән китапханәләр архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев