Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында яшәүчеләр өчен газ үткәрүгә субсидияләр каралган

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республика халкына йорт биләү участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидия биреләчәк.

    Әлеге субсидияне бирү шартлары белән районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева таныштырды.

    – ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, агымдагы елның 1 мартыннан башлап бер тапкыр бирелә торган субсидия йорт биләү участогы чикләрендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу буенча 80000 сумнан артмаган факттагы чыгымнар күләмендә, үз составында булган гаиләләргә бирелә:

    • Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид бала, шулай ук күп балалы гаиләләргә;
    • җан башына уртача керем аена 10 000,00 сумнан кимрәк булган гаиләләргә;

    йорт биләмәсе чикләре эчендә газ уздыру һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу буенча 60000 сумнан артмаган факттагы чыгымнар күләмендә:

    • җан башына уртача керем аена 10 000,01 дән 19 000,00 сумга кадәр булган гаиләләргә.

    Гражданнарга бер тапкыр бирелә торган субсидия, 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән йорт биләмәсе кишәрлеге чикләрендә газ үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турында шартнамә булу шарты белән бирелә.

    Исәп-хисапта тотылган чыгымнар исәпкә алына:

    • җир кишәрлеге чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзү-монтаж эшләре (газ кертүне һәм йорт эчендәге газ челтәрләрен урнаштыру);
    • йорт эчендәге газ җиһазларын (һәр төрнең бер төреннән дә артык түгел) һәм газ исәпләү приборларын сатып алу.

    Бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турындагы гаризаны торак урыны милекчесе, яшәү урыны буенча социаль яклау органына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшыра ала.

    Бер тапкыр бирелә торган субсидияне алу өчен газлаштыру буенча документлар исемлеге кирәк.

    Бу хакта тулырак мәгълүматны районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп белешергә мөмкин. Бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: