Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында яшәүче әнисенең күптәнге хыялын тормышка ашырган 

    Иске Кармәт авылыннан Рәмзис Гобәйдуллин әнисенең күптәнге хыялын үтәп, Смоленск өлкәсенә фронтовик бабасы һәлак булган урынга барып, аның исеменә һәйкәл куеп кайткан.

    Аксубай районыннан Бөек Ватан сугышына киткән Раузетдин Хөснетдин улы Хөснетдинов 1942 елның февралендә Смоленск өлкәсен азат итү өчен барган сугышларда һәлак була. Ул 1903 елда Иске Кармәт авылында туган. Хезмәт сөючән, максатчан кеше булган.

    Утызынчы елларда колхозлар оешкач, аны бригадир итеп сайлыйлар. Агрономнар курсын тәмамлый, 1936 елдан колхозда агроном булып эшли, ике елдан соң, аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Ул вакытка аның гаиләсе, балалары була инде. 

    Раузетдин Хөснетдинов Бөек Ватан сугышына 1941 елның августында үз теләге белән китә. Дошманга каршы ел ярым сугышкач, аның һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Хатынының да, балаларының да аның үлеменә ышанасылары килми. Хәләле Сара Мәхмүт кызы гомеренең соңгы көненә кадәр ирен кайтыр дип көтә, ул 2002 елда вафат була.

    Фронтовикның олы кызы Зәкия Раузетдин кызы бүгенге көндә дә әтисен искә алып сөйли. Аңа 94 яшь инде. Күп еллар буена әтисенең каберенә барып, һәлак булган урынына баш иеп, дога кылып кайтырга хыялланып яши. Гаилә озак еллар бабаларының кайда күмелгәнен белмәгән. Оборона министрлыгы сайтында аның турында мәгълүматлар табылгач, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Дамир Миңнеханов Иске Кармәт сугышчысы һәлак булган шәһәрнең эзтабарлар отряды белән элемтә урнаштырырга ярдәм иткән.

    Тиздән Раузетдин Хөснетдиновның Смоленск өлкәсе Демидов шәһәренең хәрби зиратында җирләнүе раслана. Үзизоляция вакыты чыккач, Рәмзис Гобәйдуллин улы Ленар белән юлга кузгалалар. 1800 чакрымга якын араны көн ярым вакыт эчендә узалар (Иске Кармәттән Демидовка кадәр).

    – Безне хәрби комиссариат вәкилләре җылы каршы алды, – дип сөйли Рәмзис Гобәйдуллин. – Бабам күмелгән урынга бардык. Мемориаль комплекс Совет сугышчысы һәйкәленнән һәм җирләнгән геройларның фамилияләре күрсәтелгән хәтер диварыннан тора. Алар арасында безнең бабай да бар. Мин әниемнең әтисе каберендә булу хыялын торомышка ашырдым. Авылдан алып барган туфракны бабабыз җирләнгән урынга салдык. Ә сугышчылар җирләнгән каберлектән алып кайткан туфракка әни яран гөлләре утыртты. Зират тирәсендәге чәчәкле аланны беркайчан да чапмыйлар икән. Хәрби комиссар әйтүенчә, биредә безнең солдатларның каны коелган. Смоленск җирендә алар турында кадерләп сөйлиләр.

    Рәмзис Гобәйдуллин улы белән әлеге мемориал территориясендә бабасының фотосы, аның исеме, туган көне һәм үлеме, кайсы якныкы булуы күрсәтелгән плитә урнаштырганнар.

    Кызганычка каршы, батыр сугышчының ничек һәлак булуы, сугышчан бүләкләре турында бернинди мәгълүмат та белә алмаганнар, алар турындагы барлык фактлар да геройларның нәсел-нәсәбенә билгеле түгел шул. 

    Татар милләте вәкиле, фронтовикның оныгы буларак хәрби комиссариат хезмәткәрләренә – чәк-чәк, хәрби комиссарга татар түбәтәе бүләк иткән. Алар Татарстаннан бүләкләр кабул итүгә бик сөенгәннәр. Ә сәяхәттән кайткач, Смоленск җиреннән алып кайткан бер уч туфракны әбисе каберенә салган, әйтерсең лә ул Бөек Ватан сугышы мәңгегә аерган ир белән хатынны бергә тоташтыра. 

    Фото: Рәмзис Гобәйдуллинның шәхси архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: