Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында “Яхшылык берлеге” тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итә

Районның тәрбиягә бала алган гаиләләреннән 18 бала “Берегиня” славян курчагын ясау буенча мастер-класста катнашты.

Җәйге чорда ата-аналар балаларны ни белән мавыктыру турында аерата уйлана. Балалар өчен җәйге ялны оештыруда ярдәмгә опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ольга Пименова һәм район мәдәният йортының балалар баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова килде. “Люблю русскую березку” бәйгесе кысаларында оешма инициаторлары балалар өчен мастер-класс үткәрделәр.

Казаннан фотограф-дизайнер Мәрьям Фазлыева очрашу кунагы булды. Ул үз эшеннән матур мисаллар китереп, нәфис фоторәсемнәр турында сөйләде. Балаларга үз эшенең остасы булган кунакны йотлыгып тыңладылар. Шул ук көнне тәрбиягә бала алган гаиләләрдән 18 бала өчен каен тузыннан “Берегиня” славян курчагын ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Балалар осталарны кызыксынып тыңладылар һәм мавыгып үз курчакларын җыеп карадылар. Оешма инициаторлары алга таба да шуңа охшаш очрашулар, мастер-класслар оештырырга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар белән бу мөһим һәм кирәкле эшне дәвам итәргә планлаштыралар.

Фото: район Мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X