Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Вәсил Шәйхразиев катнашында мәдәният учагы ачтылар

Аксубай районының Иске Кыязлы авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды.

Бу ярты гасырдан артык тарихы булган авыл халкы һәм мәдәният учрежденниесы өчен дә зур вакыйга булды. Яңартылган клуб ачылу уңаеннан авыл халкының  шатлыгын  уртаклашырга күп санлы кунаклар, авылдан чыккан кешеләр, район җитәкчелеге һәм республикадан да вәкилләр килде.

Әлеге истәлекле вакыйга белән авыл халкын район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразиев, Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Хафиз Миргалимов, Шамил Ягудин, инвестор  Рәис Сөләйманов, «Континент» төзелеш компаниясе җитәкчесе Нәфис Гәйфетдинов котлады. 

Иске Кыязлы авыл җирлегендәге клубка капиталь ремонт ясау – тормышка ашырылган ундүртенче программа булып тора. Бүгенге көндә авыллар бетеп бара дип сөйләүчеләр белән бәхәсләшә алам. Бары тик бу җирлектә генә “Чиста су“ программасы тормышка ашырылды, бишенче үткәргеч үткәрелде һәм энергияне саклый торган яктырткычларга күчте, плотина,фермага кадәр юл төзеделәр, мәктәпкә капиталь ремонт, Кызыл  Тауга юл ясадылар һәм авылның  социаль-экономик үсеше өчен күп эшләр эшләнде, - дип билгеләп үтте район башлыгы. Камил Гилманов районга ярдәм иткәннәре өчен Республика хөкүмәтенә, шәхсән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт белдерде. 

Яңартылган авыл клубы- бу авылда яшәүчеләр өчен  Татарстан хөкүмәте  өчен дә зур шатлык. Сезнең белән бергә әлеге  шатлыкны уртаклаша алуыма мин  бик шат. Татар авылларының, татар халкының традицияләре – авылда ФАП, мәктәп, клуб, юллар булуы, авылда балалар тууы, гаиләләрнең авылда калуы, ул, - дип әйтеп узды үзененң котлавында Вәсил Шәйхразиев. 

Иске Кыязлы авылы мәдәният йортын төзекләндерү буенча карар кабул иткәндә гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алынды. Бу мәсьәләне хәл иткәндә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты , Татарстан КПРФның региональ бүлегенең беренче секретаре Хафиз Гаяз улы зур ярдәм күрсәтте. Шулай итеп Мәдәният йорты икенче тормыш алды. 

Ремонт 2018 елның июль аенда башланды. Подрядчылар кыска срокларда  капиталь ремонтны башкарып чыкты. Мәдәният йортында электр, су белән тәэмин итү, җылыту системасы, канализация алыштырылды, фасад өлеше тышланды һәм җылытылды, шулай ук бизәү эшләре дә оештырылды. Җиһаз, аудио-аппаратура сатып алынды. Яңа мәдәният йорты 218 урынга исәпләнгән.Авыл китпханәсе дә бу бинага урнашкан, шулай ук татар милли үзәге дә оештырылачак. Иске Кыязлы авылы халкы ял вакытларында килеп  бильярд уйный алачак. Республика бюджетыннан мәйданы 911,8 кв. м. булган объектны ремонтлауга  10 275 000 сум күләмендә акча бүлеп бирелде. 

Әгәр Президент төрле партияләрне   тәкъдим итүче депутатлар фикеренә колак сала икән, димәк без бер юнәлештә барабыз..  Әкрен генә, вак-вак адымнар белән авылларыбыз аякка баса. Алда халык өчен чишеләсе күп эшләр бар әле, – дип билгеләп үтте Хафиз Гаяз улы. 
Икенче халык ышанычлысы – Дәүләт Советы депутаты Шамил Ягудин авыл клубы өчен аппаратура бүләк итте. 
Иске Кыязлы авылы халкы, авыл үзенең меценатларын белергә тиеш дигән фикергә килеп,  клубка депутат ярдәме турында хәбәр итүче такта беркеттеләр. 
Мәдәният учагыбызга капиталь ремонт ясаганнары өчен без бик рәхмәтле. Безгә авыл һәм анда яшәүче халык өчен тырышып эшләргә генә кала, - дип сөйли клуб мөдире Резидә Юнысова 

Мәдәният йортын тантаналы рәвештә ачкач, кунаклар яңартылган мәдәният йорты һәм китапханәче карадылар, тамаша залында концерт карадылар. 
Авыл картлары сөйләве буенча, мәдәният йортында һәрвакыт эш гөрләп тора, авыл артистларын  районда гына түгел, ә читтә дә үз итәләр.80 нче елларда Иске Кыязлы авылы Мәдәният йортының баянчылар ансамбле район данын гына тугел, ә ТАССР ның данын яклап Бөтенсоюз дәрәҗәсендәге чараларда катнашты. Авылда халык театры һәм вокаль-инструменталь ансамбль оештырылган булган. Бүген дә авыл мәдәният йортына  теләге булган һәр кеше  килеп үзенең  ялын оештыра ала. Монда балалар өчен бию ансамбле, балалар һәм олылыр өчен вокаль ансамбле, гармунчылар ансамбле эшләп килә. 

Клубның икенче катында иркен уку залы булган китапханә урнашкан. 28 ел хезмәт стажы булган Миния Сагутдинова: “ Клубны ачырга да өлгермәдек, ә балалар китапханәне биләп тә алды”. Укучылар рәтендә Вәсил Шәхразиев та булды. Ул китап киштәләрен һәм андагы берничә китапны карады. Васил Шәхразиев китапханәнең фондында балалар әдәбияты һәм авыл халкы өчен татар телендә китапларның күп булуына шатлыгын белдерде. 

Мәдәният йортының тантаналы ачышыннан соң Аксубайда Советның XXVII нче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары  Вәсил Шәйхразиев, спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатларыы катнашты.

Район башлыгы Камил Гилманов үз чыгышында 2018 елга йомгак ясады, 2019 елга планнар турында сөйләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев