Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында уҗымнар уңышлы кышлый

Аксубай районы территориясендә февральнең икенче ун көнлеге гадәттәгедән 4-6°Ска салкынрак булды, минималь һава температурасы 34...38°Ска кадәр төште.

Район кырларында көзге культуралар бу чорны ничек кичерү турында ТР Россельхозцентрның Аксубай филиалы җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов сөйли.

– Күзәтү участокларында көзге культураларның куаклану төененең урнашу тирәнлегендә туфракның минималь температурасы– 6-8°Ска кадәр төште.

Аномаль салкын һава торышы узган атнада да сакланды. Бу чорда төнге сәгатьләрдә һава температурасы 30…-32°Ска кадәр төште. Шул ук вакытта тәүлеклек уртача температура күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 12-19°Ска түбән булды.

Безнең белгечләр көзге культуралар басуларын сайлап алып тикшерделәр. Үсемлекләр торышын махсус эретмә белән буяп тикшерү ысулы белән аларның яшәү сәләтен билгеләү нәтиҗәләре, нигездә, кышлауның уңышлы узуын күрсәтте (табигый һәлак булу дәрәҗәсе – 3-5 процентка кадәр).

Кайбер басуларда («Аксу Агро» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә 162 гектар көзге бодай участогында) 0,2-0,5 см боз капламы күзәтелә.

Боз капламы һава температурасы кискен тирбәлгәндә барлыкка килә. Хәзерге вакытта ул үсемлекләр өчен куркыныч түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X