Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында Урман утырту көнендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгына багышлап агачлар утырттылар

    Массакүләм агачлар утырту чарасын “Аксубайлес“ ДБУ оештырды.

    Аксубай урманчылыгы территориясендә 4400 чыршы үсентесе утыртылды. Аларны Саба питомнигыннан район территориясендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен  чыгару хөрмәтенә утырту өчен алып кайтканнар.

     - Без чыршыларны махсус ябык тамыр системалы питомниктан алып кайттык. Алар утырту өчен уңайлы һәм тизрәк үсә, ә иң мөһиме - вакытында утырту, – дип сөйли   Татарстан Республикасының  Аксубайлес» ДКИ  җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. - Бүген безгә сугышчы-интернационалистлар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кушылды.

    Утырту урынын урман заводы поселогы янында сайладылар. Баш урманчы, агач утырту алдыннан, чыршыларны дөрес утырту буенча традицион инструктаж үткәрде. Урманчылар алдан ук буразналарны әзеләп куйган иделәр, бары тик, агач утырту җайланмасы белән чокырлар бораулап, үсентеләрне генә утыртасы калган иде.

     – Без шул рәвешле   Әфганстаннан гаскәрләр  чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үтү өчен агач утыртуда катнашырга уйладык. - Бу чыршылар буыннар бәйләнеше символы булачак һәм киләчәк буынга бу сугыш турында искә төшереп торачак, – дип билгеләп үтте сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Владимир Крайнов.

    Урманчылар армиясе белән бергә алар бер гектардан артык мәйданда чыршы утырттылар. Быел  Аксубай урманчыларына 300 мең үсенте утырту планы бирелде.

    Андрей Ильмухин билгеләп үткәнчә, чыршы, нарат, миләш, спирея кебек культураларны питомникта үстерәләр. Ә язгы җылы вакытта үсентеләр үсмәсен өчен, аларны казып, вакытлыча саклау өчен  махсус бозлы бинага урнаштыралар. Шул рәвешле урманчылык үзен сезон дәвамында утырту материалы белән тәэмин итә.

    Ә бүгенге утыртуга килгәндә, якын арада әлеге чыршыларның  нинди датага багышлап утыртылганын  күрсәтүче такта урнаштырылачак. Агач утырту көне бүген тагын бер миссия белән дәвам итте. Бу – акциядә катнашучыларга Татарстанда 25 апрельдән 10 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелүен җиткерү иде.

    Шуңа күрә агач утырту акциясендә урманчылар белән бергә  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Режим гамәлдә булган чорда коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта (учакта яки мангалда) ризык әзерләү, шулай ук куркынычлылыгы 1-3 класслы булган пиротехника әйберләрен куллану тыела. Шулай ук бу чорда урманнарда, бигрәк тә пикниклардан баш тартырга кирәк. Урман үстерүченең төп шигаре – «Гасырларга җитәрлек урман утыртабыз!”, шулай булгач кеше урманның матурлыгына сокланып чүп-чар калдырмыйча, учак кабызмыйча. бу принципка иярергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: