Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында урак алдынгыларын хөрмәтлиләр

Ашлык суктыру буенча югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны кырга барып хөрмәтлиләр.

Алдынгыларны бүләкләргә район башлыгы Камил Гилманов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов шәхсән чыгалар. «Аксубай», «Агрораздолье», «Аксу Агро», «Актай» АПК агрофирмаларында игенчеләрне хөрмәтләү булды. Комбайнчылар белән очрашканчы алар һәр басуны йөреп чыктылар.

– Район буенча бөртеклеләрнең уңышы гектардан 18,1 центнер тәшкил итә. Чәчү әйләнешен үтәп, технологияне саклау мөһим. Ул чакта хәтта ел коры килгәндә дә уңыш начар булмаячак. Чиста парлар белән эшләргә кирәк, биләгән пар җирләренә, һичшиксез, чәчәргә ярамый, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов «Аксубай» агрофирмасының «Майна» бүлеге басуында.

Агрофирма җитәкчесе Әсгат Габдуллин сүзләренә караганда, биредә бодай басуы 340 гектар тәшкил итә, 710 тонна (28 июльгә) иген суктырып алынган инде, 30 гектардан җыеп аласы калган. Әлеге кырда контроль суктыру гектардан уртача 23, 8 центнер уңыш чыгуын күрсәткән.

Бодай басуында ашлык суктыруда өч комбайн эшли, тагын дүртесе – арпа кырында. Әлеге бүлекчәдә тагын 350 гектар көзге бодай ашлыгын суктырып аласы калган. Әле тагын 160 гектар мәйдан биләгән кыр да бар, анда уңыш тагын да югарырак – гектардан 26-27 центнер.

«Майна» бүлегендә комбайнчылар Шәүкәт Сәгъдиев һәм Шәүкәт Гафиятуллин урак алдынгылары булдылар. Район башлыгы җир улларына Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

«Агрораздолье» агрофирмасының «Такталы» бүлегендә урак алдынгылары булып, үзләренең кыр кораблары белән арпа басуын иңләүче уңган игенчеләр Андрей Абросимов һәм Юрий Назаров танылды. Чыннан да, аларның комбайннары, үзләренең алдынгы булуларын тагын бер кат раслап, барысыннан да алдан хәрәкәт итте. Комбайнчыларның исемнәре аксубайлыларга яхшы таныш – һәр урак өстендә без алдынгылар турында язабыз. «Актай» АПКда урак батыры – Александр Пеньков. Ул рапс җыеп алуга җәлеп ителгән.

Район башлыгы әтисе белән бергә комбайнда эшләүче улын механизаторлар династиясен лаеклы дәвам итүче дип билгеләп үтте.

«Аксу Агро» агрофирмасының «Ильдеряк» бүлегендә алдынгы хезмәтчәннәрне хөрмәтләү мәдәният хезмәткәрләренең җырмоңнары белән күңелле үтте, алар комбайнчыларга күтәренке кәеф бүләк итәр өчен, атна буе басукырларга чыктылар. Комбайнчылар өчен һәр минут исәптә, шуңа күрә бүләкләү тантанасы төшке ял вакытында оештырылды.

Алдынгы комбайнчылар Җәүдәт Сафиуллин, Хөсәен Галиев, Валерий Ендерюков һәм Алексей Кудряшов район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Михаил Крестин һәм Александр Яманов «Аксубай» агрофирмасында терлек азыгы әзерләүдә хезмәт куялар. Алар агрофирманың барлык бүлекләрендә малларны сыйфатлы азык белән тәэмин иттеләр.

«Аксубай» агрофирмасы «Сөнчәле» бүлегенең Котловка артында урнашкан басуына без кояш баеган вакытта гына барып җиттек, кыр кораблары арпа басуында эшлиләр иде. Игенчеләр максималь эшләп калыр өчен ашыктылар, шуңа күрә очрашу да озак булмады.

Камил Гилманов агрофирма җитәкчелегенә әйләнә-тирәдәге барлык кырларның чәчелгән булуы өчен рәхмәт белдерде. Ашлык та мул булачак, маллар да азык белән тәэмин ителәчәк. Ул агрофирма механизаторлары Петр Аниськинга, Владимир Петровка, Руслан Кондрашовка, Александр Кустеневка, Денис Седовка эш темпы һәм уракны сыйфатлы һәм югалтуларсыз алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X