Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше башланды

    Спорт инфраструктурасын булдыру "Демография" милли проекты кысаларында алып барыла.

    Татарстанда «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча футбол, баскетбол-волейбол кырлары һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен спорт мәйданчыклары төзелә. Бу "Демография" милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә башкарыла.

    Аксубай районының Сөнчәле авылында тиздән баскетбол һәм волейбол уеннары өчен спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Сөнчәле мәктәбенең физкультура укытучылары һәм тренерлары күнегүләрне ачык һавада уздыра алачак.

    Мәйданчык Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелә.

    Хәзерге вакытта спорт мәйданчыгының нигезе әзерләнгән.

    Фото: Аксубай ОДМиС Вконтакте төркеменнән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: