Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында туып-үскән ханым кыз туганнарын коткарган өчен авылдашларына рәхмәт белдерә

    Район газетасында минем бер тарих турында сөйлисем, гаиләбезне куркыныч фаҗигадан коткарып калган кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

    Мин Чистай районында яшим, тумышым белән Урмандееводан. Кече ватанымны беркайчан да онытканым юк. Уйнап үскән урамнар, авылдашлар, балачак һәм яшьлек белән бәйле бар нәрсә дә күз алдында.

    Гаиләдә җиде кыз һәм бер малай тәрбияләнеп үстек. Әти-әни фермада эшләделәр. Өлкәнрәкләребез аларга ярдәм итте, кечерәкләребез бәләкәйрәк оланнарны карашты. 1976 елның җәендә миңа алты яшь иде. Мин сеңелләрем белән елгага уйнарга, кер юарга киттем. Кечкенәсенә ике яшь иде. Ул вакытта авыл хатын-кызлары да елгага кер чайкарга килә иделәр, моның өчен махсус басма төзелгән иде. Без шунда басып тордык. Кинәт кече сеңелем кулыннан билбауны суга төшереп җибәрде, алырга теләп иелде һәм суга егылып төште, аның артыннан, ярдәм итәргә теләп икенчесе дә, өченчесе дә суга чумдылар. Мин куркудан кычкыра, ярдәмгә чакыра башладым. Саврушка елгасының икенче ярында малайлар су коена иде. Алар минем тавышны ишеттеләр һәм безнең якка юнәлделәр. Елга киң һәм тулы иде. Евгений Бикмуллин, Георгий Леонтьев, Валерий Орлов зур тизлек белән ярдәмгә ашыктылар. Беренче булып Евгений Бикмуллин йөзеп килде, мин сеңелләрем баткан урынны күрсәттем, ул чумды һәм бер-бер артлы аларны су астыннан тартып чыгарды. Сеңелләрем су астында кулга-кул тотынып торганнар, бер-берсенең кулын ычкындырмаганнар булып чыкты. Иң бәләкәе аңын югалткан иде, малайлар беренче ярдәм күрсәттеләр. Сеңелләрем бик курыккан булсалар да, исән-саулар иде! Бу мизгелләрне мин беркайчан да онытмаячакмын.

    Кызлар үсеп буй җиттеләр, үз гаиләләрен кордылар, балалар үстерәләр. Бергә җыелышканда һәрвакыт авыл малайларын рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Алар югалып калмадылар, курыкмадылар, уяулык күрсәтеп, кызчыкларны коткардылар. Алар булмаса гаиләбезгә нинди зур ачы хәсрәт килгән булыр иде. Бу кешеләр 60 яшькә җитеп киләләр инде, балалары да олы. Район газетасы аша сеңелләремне коткарган өчен авылдашларыма бик зур рәхмәт әйтәсем, аларга сәламәтлек, бәхет, гаиләләренә уңышлар юлдаш булуын телисем килә.

    Олы ихтирам белән Лидия Денисова (Петрова).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: