Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында туып үскән ир-егет муниципаль берәмлек җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелде

Яңа Кармәт авыл җирлеге эшендә актив катнашканы өчен Рус Кармәте авылында туып үскән Александр Ипполитов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәхмәт хатын Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров тапшырды.

Александр Ипполитов, районнан читтә яшәсә дә, туган ягы мәнфәгатьләренә тугры калып, булдыра алганча ярдәм итә. Үз акчасына Рус Кармәте зиратында кирәк-яраклар куяр өчен корылма төзеткән, Бөек Ватан сугышыннан Җиңү белән кайткан фронтовиклар истәлегенә стела төзүдә төп иганәче булган, койманы яңартуда һәм обелискны (2015 елда) торгызуда катнашкан, репрессия корбаннары истәлегенә стела, зират коймаларын яңартуда финанс ярдәме күрсәткән, шулай ук берничә тапкыр авыл мәктәбенә матди ярдәм күрсәткән.

Александр Алексеевич Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсен торгызуга зур өлеш кертте, 2015 елда давылдан соң аның түбәсенә зыян килгәч, үз хисабына материал сатып алды һәм түбә ябучылар хезмәтенә түләде. Александр Алексеевич ел саен ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен азык-төлек җыелмалары тапшыруны оештыра. Шулай ук туган авылында 9 Майда бәйрәм чарасын уздыруда да финанс ярдәме күрсәтә.

– Александр Алексеевичның авылны торгызуга һәм үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез, – ди җирле Совет депутаты Алексей Буранов. – Авыл халкы аңа бик рәхмәтле.

Фото: Яңа Кармәт авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев