Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Троица әйлән-бәйләнен уйнадылар

Аксубай районында республика күләмендә Троица рус фольклоры бәйрәме узды.

Изге Троица - иң мөһим христиан бәйрәмнәренең берсе. Россиядә ул чын мәгънәсендә халык сынамышларына, гасырлык йолага әверелде. Аксубай районында 20 ел дәвамында аны бәйрәм итү урыны булып Түбән Баланда авылы торды.

Ә бу юлы ул бөтен республикадан килгән кунакларны Аксубай мәйданында җыйды. Район башлыгы Камил Гилманов озатуында рәсми кунакларны төп керү юлы янында матур рус милли киемнәреннән иҗат коллективлары ипи-тоз, куас, гармун моңнары, рус җырлары белән каршы алдылар.

ТЕМАТИК МӘЙДАНЧЫКЛАР БЕЛӘН ТАНЫШУ

Яшел мәйданда төрле юнәлешләр буенча тематик мәйданчыклар урнашкан иде. Кунаклар аларда зур кызыксыну белән булдылар: Троица боткасыннан авыз иттеләр, борынгы үлән җыю серләрен белделәр, осталарның җеп һәм кул астында булган бакшка материалларны кулланып төрле әйберләр, курчаклар әзерләүләрен күрделәр, шулай ук борынгы рецептлар буенча окрошка әзерләү серләренә төшенделәр.

Кунаклар игътибарын Аксубай үзәк китапханәсе әзерләгән интерактив зона – «Лукоморье» әкияти мәйданчыгы да җәлеп итте. Китаханә хезмәткәрләре анда кунакларны һәм балаларны рус әкиятләре геройлары белән таныштырдылар. «Рус утары» музей экспозициясендә туган як тарихына – крестьян көнкүрешенә, картиналар галереясына, агач архитектурасына экскурсия тәкъдим иттеләр. Кунаклар шулай ук «Уйнагыз, гармуннар» балалар фольклор коллективлары республика конкурсында катнашучылар белән дә аралаштылар.

БӘЙРӘМНЕҢ ГӘҮДӘЛӘНЕШЕ

Троица бәйрәменең төп вакыйгалары үзәк мәйданда барды. Рус көйләре яңгырады, бәйрәм программасын фольклор-этнографик композициясе ачты. Яшел болында матур тамаша күрсәтелде - рус халык җырлары астында авыл мәдәният йорты үзешчәннәре, балалар коллективлары Троица бәйрәме гәүдәләнешен – яз белән җәйнең очрашуын, каен бүләкләре ясау элементларын күрсәттеләр.

– Бүген бәйрәмгә килгән һәркемгә – катнашучыларга, иганәчеләргә, кунакларга, аксубайлыларга, шулай ук тантаналы чараларга даими әзерлек эшләре алып баручы аксубайлыларга рәхмәт әйтәсе килә, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Безнең район – күпмилләтле, нигездә биредә руслар, чуашлар, татарлар яши. Алар Сабантуйда да, Троица бәйрәмендә дә, Уявта да бик теләп катнашалар. Алда – зур эшләр – икмәк өлгереп килә, төзелеш эшләре бара. Барыгызга да сәламәтлек, яхшы кәеф, уңышлар телим.

Тантанада катнашучыларны ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча рәисе урынбасары Людмила Рыбакова котлады.

– Мин барыгызны да Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар корпусы исеменнән сәламлим! Сезне правослау динендәге Троица бәйрәме белән котлыйм! Республикада дәүләт сәясәтен ныгытуга һәм республиканың милли сәясәтен камилләштерүгә аерым игътибар бирелә. Шулай ук нинди дин тотуга бәйсез рәвештә барык милли бәйрәмнәргә дә зур игътибар бирелә. Троица бәйрәме дә барлык халыкларны берләштерде! Бәхет, тынычлык, зур уңыш, муллык, сәламәтлек һәм күтәренке кәеф телим.

Бүләкләү тантанасында Камил Гилманов һәм Людмила Рыбакова бәйрәмдә катнашучыларның алкышлары астында, мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен Трудолюбово авыл мәдәният йорты режиссеры Гөлчәчәк Хәмидуллинага, Аксубай туган якны өйрәнү музее фондының баш саклаучысы Наталья Куштуковага, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты режиссеры Елена Пикаловага ТР Мәдәният министрлыгының Мактау Грамоталарын тапшырдылар.

Мәйдан территориясен төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов, Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин, Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев район башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев мөрәҗәгать итте.

–Кадерле якташлар! Татарстан ассамблеясе исеменнән сезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйм! Мондый бәйрәмнәр оештыра белүегез өчен рәхмәт. Мин сезнең якташыгыз булуым белән горурланам. Троица – бөек бәйрәм, ул үзләренең үткәнен, мәдәниятен белгән, аны кадерләгән кешеләр бәйрәме. Бәхет, мәхәббәт һәм шатлык сезгә!

Константин Яковлев Аксубай районында милли мәдәниятне саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш керткән өчен район мәдәният йортының тавыш режиссеры Алик Большовка, клуб эше белгече Ирина Сәлаховага, үзәкләштерелгән клублар системасының сәнгать җитәкчесе Марина Царегородцевага, Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхәмитовага, Түбән Баланда мәдәният йорты методисты Василий Воронинга, үзәкләштерелгән клублар системасы белгече Оксана Ильмухинага, Аксубай җирлекара китапханәсе коллективына, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Токаревага Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бу көнне бүләк ителгән бердәмлек, мәхәббәт, игелеклелек, шатлык өчен рәхмәт сүзләре белән КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, Казан шәһәренең Пушкин исемендәге мәдәни үзәк директоры Наталья Комар чыгыш ясады.

–Кадерле кунаклар һәм аксубайлылар! Сезне чын күңелдән изге халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе Троица белән котлыйм! – ди мөрәҗәгать итте катнашучыларга Аксубай правослау чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев. – Бүген Ходай үзен мәхәббәт, корбанлык буларак ача, һәм без дә ул башта ук безгә салган сыйфатларны ачарга тырышабыз. Халык һәрвакыт бу бәйрәмгә аеруча зур дулкынлану белән карады, телә катнашты.

Бәйрәм сәхнәсендә балалар фольклор коллективларының республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Һәм янә мәйданны музыка тулыландырды – кунакларны Троица йоласына –каен ботакларына тасма бәйләргә чакырдылар. Мәйдан уртасына кулларына тасма тоткан дистәләгән кеше чыкты. Алар тасмаларны каен ботакларына бәйләп, үзләренең яшерен теләкләрен әйттеләр. Бәйрәмнең кульминацион мизгеле – Троица әйлән-бәйләне башланды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X