Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында төнге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче машина йөртүчене хастаханәгә салганнар

Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай автоюлында 43 яшьлек "Инфинити" автомобиле йөртүчесе каршы як юл читенә төшеп капланган.

Юл-транспорт вакыйгасы шимбә, 17 октябрь көнне, 21:30 сәгатьтә килеп чыккан. Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, шофер тизлекне арттырган һәм идарәне югалткан. Аксубай табиблары зыян күрүчедә ябык баш мие имгәнүен, умыртка баганасының күкрәк бүлеге умырткаларының компрессия сынуын диагностикалаганнар. Зыян күрүче Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Машина йөртүче 2006 елдан бирле руль артында, ике календарь ел дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен дүрт тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, штрафлар түләнгән.

 

Фото: ЮХИДИ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев