Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында төнге  юл һәлакәтендә 37 яшьлек ир-ат һәлак булган

Авария 22:50 сәгатьтә Иске Кармәт авылыннан ерак түгел була.

Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, 37 яшьлек ВАЗ-21150 автомобилен йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм юл читеннән аска тәгәрәп төшә.

Автомобильнең 37 яшьлек пассажиры юл-транспорт һәлакәте урынында вафат булган. Йөртүче үзе дә зыян күрә, табиблар аның башы имгәнүен, баш мие селкенүен, уң як кул башы сынуны, бәрелүләр һәм җәрәхәтләр алуын ачыклаган. Үзен начар хис иткән хәлдә ул Чистай  район үзәк хастаханәсенә озатылган.

16 еллык автомобиль белән идарә итү стажы булган машина йөртүче ике календарь ел дәвамында 4 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. 2020 елда ул, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепле булган килеш, вакыйга урынын калдырып киткән өчен транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

 

Фото: Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев