Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тәүлек эчендә коронавирусның 1 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9700 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус йогышы белән авыруның 75 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларның 2се — читтән кертелгән, 73е элемтә юлы белән йоктырылган. 15 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр— алар 23 кеше, шулай ук 60тан 70 яшькә кадәр булганнар арасында 21 очрак ачыкланган.

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9700 очрагы теркәлгән.

8464 кеше, шул исәптән 43 е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев