Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 1 яңа очрагы расланган

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 5 мең 988 кеше авырды.

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлыгы 5 мең 988 очрак булды», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, авыруны элемтә юлы белән йоктырган 915 татарстанлыны һәм чит илләрдән килгән дүрт кешене табиблар күзәтә.

Тәүлек эчендә коронавирска 4858 тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, коронавирустан тәүлек эчендә республиканың 19 кешесе дәваланды, дип өстәде. ИВЛ аппаратына 33 кеше тоташтырылган. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев