Аксубай районында терлек азыгы запасы арта
Аксубай районы кырларында терлек азыгы җитештерү югары темпта бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 июньгә район буенча барлыгы 7222 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган (план – 10800 гектардан артык). Печән әзерләү звенолары да яхшы эшләделәр. Бүгенге көнгә 5575 тонна сыйфатлы печән запасы әзерләнгән (план күрсәткеченә карата 108 процент). 21166 тонна сенаж салынган, план – 56200 тонна, бу планга карата 38 процент тәшкил итә. Кичәгесе көндә генә дә 1150 тонна төрле үлән запасы булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев