Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында тавыш бирү өчен участоклар ачылды

    Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирүләр башланды.

    Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, иртәнге сәгать 8 дән Аксубай районында 46 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Районда бүгенге көндә барлыгы 20972 тавыш бирүче теркәлгән.

    Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк. Бердәм тавыш бирү көне итеп 19 сентябрь, якшәмбе билгеләнде. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00 дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: