Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча семинар уза

Бүген Аксубай районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көненә багышланган семинар-киңәшмә уза.

Аксубай районына Кама аръягының тугыз районы – Әлки, Алексеевск, Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән, Спас, Лаеш, Әгерҗе районнары делегацияләре килде.

Семинар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашында узачак.

Районга сәфәр Хәсән Туфан музей-йортында булудан башланды. Мөхтәрәм кунаклар һәм район делегацияләре «Кояшкай» балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар.

Кунакларны район мәдәният йортының һөнәрчелек остаханәләре белән танышу, «Дуслыкта, тынычлыкта һәм татулыкта» мәдәни программасы көтә.

Программада дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Рәис Беляев, Чуашстанның халык шагыйре Николай Полорусов-Шелеби һәйкәлләренә чәчәкләр салу, универсаль технологияләр техникумында булу каралган, чара татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл белән тәмамланачак.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев