Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тагын ике янгын очрагы

Беловка һәм Иске Ибрай авылларында тагын ике янгын чыккан.

 Беренче очракта бер йорт ишегалдының сарайлары тулысынча юкка чыкса, икенчесендә торак йорт янып беткән. Янгынның сәбәбе -  электр җиһазын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу иде. 

- Иске Ибрай авылындгы янгын урынына килгән вакытта йортның түбәсе тулысынча ут белән капланган, утның күрше гаражга, мунчалы иске торак йортка күчү куркынычы бар иде, – дип шәрехләде янгын-коткару гарнизоны башлыгы Руслан Ибляминов. - Янгынны сүндерүдә Яңа Ибрай, Иске Ибрай  беренче янгын расчеты һәм янгын сүндерү бүлеге коткаручылары җәлеп ителде.

Әмма йортны саклап кала алмаганнар, ул тулысынча янып беткән. Районның баш коткаручысы электр җиһазлары һәм көнкүреш техникасы дөрес яки тиешенчә файдаланылмаган очракта матди зыян китерергә, хәтта кеше гомерен өзәргә дә мөмкинлеген искәртте һәм халыкны куркыныч хәлләрне  ачыклау өчен  үз йортларында инвентарьлаштыру үткәрергә чакырды.  

Яз - өмәләр чоры һәм шуның белән бергә янгын куркынычы сезоны да. Кешеләр йорт, бина территорияләрен җыештырганда аеруча уяу булырга, корылмалар янында учаклар якмаска, чүп-чарны яндыруны  балаларга ышандырмаска кирәклеген аңлап эш итсеннәр иде.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев