Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тагын бер күп функцияле үзәк ачылды

Түбән Баланда авылындагы күп функцияле мәдәни үзәк үз ишекләрен ачты.

Ул “Мәдәният” милли проекты кысаларында Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән авыл халкына бүләк булды.

Яңа объектны ачу тантанасы спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашында узды.

Яңа клуб авылның Троицк мәйданында иске клуб белән янәшә төзелде. Бу мәйдан да, авыл да Татарстанда нәкъ менә мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән танылды. Авыл клубы базасында озак еллар Рус милли үзәге эшләп килә, ә «Калина» һәм «Веретенышко» фольклор коллективлары райондагы барлык массакүләм мәдәни чараларда, «Каравон» Республика рус фольклоры бәйрәмендә һәрдаим катнашалар.

Рус милли Троица бәйрәмен бәйрәм итү традициясе нәкъ менә Түбән Баландада яңадан торгызылды. Троица әйлән-бәйләне ел саен авылда туып-үскән йөзләгән якташны, рус халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләүчеләрне җыя һәм берләштерә.

Яңа клуб заманча эшләнгән, биредә җылы булачак, ул 50 урынга исәпләнгән. Моннан тыш, авыл мәдәният учагында китапханә дә урнашачак. Объектның проект бәясе – 10,5 миллион сумнан артык. Төзелеш өчен акча республика бюджетыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы линиясе буенча бүлеп бирелгән.

Төзелеш эшләрен «Альянсстрой» төзелеш компаниясе алып барды.

Район башлыгы Камил Гилманов Түбән Баландада клуб ачылуга шатлануын белдерде.

–Мин монда озак еллар агрофирма җитәкчесе, район башлыгы буларак эшләдем. Биредә күп кенә социаль объектлар төзелде, әмма клуб төзелешенә кадәр барып җитә алмаган идек, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. –Ниһаять, бу җаваплылык та минем өстән төште. Президентыбыз Рөстәм Нургали улына рәхмәт әйтәсе килә, ел саен без районда программаларны тормышка ашыру өчен 700, ә кайвакыт 800 миллион сум акча үзләштерәбез. Бу – социаль объектлар төзелеше дә, юллар да. Хәтта быел да, коронавируска карамастан, без аларны тормышка ашыруны дәвам итәбез.

Район башлыгы клуб директоры Василий Воронинны, клуб хезмәткәрләре Владимир Борисовны, Альбина Борисованы, китапханәче Валентина Копаневаны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

– Биредә кешеләр бик иҗади, тормыш сөючән. Минемчә, бу мәдәният йорты алга таба да дәртләнеп эшләячәк, – дип билгеләп үтте спорт министры Владимир Леонов.

Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мәдәният йорты ачылган көнне, Аксубай районында мәдәният бәйрәме дип, атады. Ул Мәдәният министрлыгы исеменнән яңа йортка күчүчеләргә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Подрядчы оешма җитәкчесе дә клубка уңышлар теләде.

Төзелеш оешмасы директоры Рафаэль Иксанов символик ачкычны мәдәният йорты директоры Василий Воронинга тапшырды. Аны кабул иткән клуб директоры, без бу традицияләрне киләчәктә дә сакларга тиеш, дип билгеләп үтте.

Рәсми затлар кызыл тасманы кискәч, кунаклар клубка уздылар, китапханәдә булдылар. Ә клуб янында халык рәхәтләнеп күңел ачты. Түбән Баланда халкы өчен клуб һәрвакыт рус мәдәнияте үзәге булып тора һәм аңа олысы да, кечесе дә килә.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев