Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4,6 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланды. Шулардан 37 кеше моңа кадәр коронавирус эләктергән авырулар белән аралашкан, ике кеше инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. 5 кеше хастаханәгә озатылган, калган 34 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

Инфекция йоктыручыларның икесе балигъ булмаган, 7 кеше 18-30 яшь аралыгында, 18 кеше 30-50 яшь аралыгында.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (21 кеше) ачыкланган. Моннан тыш, Чаллыда — алты, Лаеш районында — өч, Биектау районында — ике, Аксубай, Баулы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берәр кеше инфекция эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4634 очрагы теркәлгән, 3472 кеше (шуларның 48е — узган тәүлектә) терелгән. 1146 кеше дәвалануын дәвам итә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев