Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында шәхси тракторларны тикшерәләр 

Районда шәхси сектордагы тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник карау дәвам итә.

Ул авыл юлларында, район әһәмиятендәге трассаларда бу төр техника белән бәйле күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен эшләнә. Техник карау район авыл җирлекләренең яртысында узды инде. Бу этап буенча да нәтиҗәләр бар. 

– Тулаем алганда, район буенча шәхси секторда тракторларның техник торышы узган елгыдан ким түгел, – дип билгеләп үтте Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов. – Бу эштә вак-төякләр була алмый, чөнки монда барысы да кеше иминлеге белән бәйле. 

Тикшерү вакытында документларга зур игътибар бирелә – техник карау узу талоны, тиешле категорияле тракторчы таныклыгы, иминият документлары булу мәҗбүри. Техник чараларның торышы үлчәү приборларын кулланып билгеләнә, визуаль яктырту, тракторда эшләгән вакытта кирәкле бөтен нәрсәнең булуы тикшерелә: аптечкадан алып ут сүндергечкә кадәр (тагылма техник яктан төзек хәлдә, аның яктырту приборлары тәртиптә, тросы булырга тиеш).

Әлеге процедурадан соң, әгәр барысы да таләпләргә туры килә икән, техника хуҗалары эксплуатацияләүгә рөхсәт талоны ала. Алар техниканы шәхси хуҗалыкта бернинди проблемасыз файдалана алалар. Бу иң яхшы очракта.

Әмма хәлләр төрле булырга мөмкин. Техниканы төрле сәбәпләр аркасында тикшерүгә тәкъдим итмәгән кешеләрнең кыенлыклар белән очрашкан вакытлары да аз түгел. Кемдер моны, трактордан файдаланмыйм , дип дәлилли һәм техник карау узмаска да мөмкин дип ялгыш фикер йөртә, кемдер техниканы сатарга яки башка гамәлләр кылырга планлаштыра, тик болар тикшерүне кире кагуны акламый.

Тимер атны сатыр вакыт җиткәч – техник карау кирәклеге ачыклана. Моның өчен аны инспекторга тәкъдим итәргә кирәк. Тик Гостехнадзор хезмәткәренең техник карауны үз авылында үз вакытында узарга теләмәгән кешегә шәхсән килергә буш вакыты бармы икән. Гостехнадзор бүлеге практикасында мондый хәлләр аз очрамый.

Бер мисал китереп узабыз: авылларның берсендә техник карау узганның икенче көнендә бүлеккә трактор хуҗасы сатар алдыннан техник карау уздыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Тикшерү графигына игътибар итмичә, ул үз хәлен катлауландырды – хәзер аңа транспортны Аксубайга алып килергә һәм техник карау бүлеге хезмәткәрен эшеннән бүлеп чакыртырга туры киләчәк. Һәр аерым очрак буенча карар кабул ителә. 

Тракторлар, аларга тагылмалар, үзйөрешле машиналарга ия булучыларга шуны истә тотарга кирәк: техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Гостехнадзор инспекторыннан кисәтү алудан тыш, штраф, идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасына да тартылырга мөмкин. Авыл җирлекләрендә техник карау май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда һәр тракторны тикшерү мөһим. Техниканы тикшерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә 2-89-18 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев