Аксубай районында Роспотребнадзор һәм полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү таләпләрен бозучыларга беркетмәләр төзиләр
Роспотребнадзор һәм полиция хезмәткәрләре безнең хәбәрче белән бергә, район гражданнарының иминлек чараларын һәм үзизоляция режимын ничек үтәүләрен тикшерү өчен, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе буенча рейдка чыкты.
Каршы очраган һәр машинаны, һәр җәяүлене туктаттылар. Машина йөртүчеләрнең берсе өеннән ни сәбәпле чыкканлыгын аңлата алмады. Җәяүлеләр арасында да таләпләрне бозучылар табылды.
Бер гражданинның шәхесне раслаучы документы юк иде, аны шәхесен билгеләү өчен полиция бүлегенә алып килделәр, икенчесе – үзизоляцияләнү режимын бозган, ул район үзәгенә ерак торак пункттан килгән. Машина йөртүчегә дә, җәяүле гражданга да әлегә КоАПның 6.3 маддәсе буенча беркетмәләр төзелде. Үз-үзеңне изоляцияләү чараларын бозган өчен аларга 500 әр сум штраф яный.
Әмма РФ Дәүләт Думасы кагыйдәләрне бозучылар өчен чараларны кырысландырган закон проектын карады инде. Якын көннәрдә штрафлар күләме дистәләрчә мең сумга кадәр артырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев